Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста 4 кешенең берсен грипп әйләнеп узачак

Районда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Быел 5710 райондашыбыз әлеге мөмкинлектән файдалана алачак. Бу - 4 кешенең берсе гриппны әйләнеп узачак дигән сүз. -Хастаханәгә вакциналар кайтты. 3 көн эчендә сәламәтлеген беренче урынга куючы 230 райондашыбыз прививка ясатты. Прививка ясау түләүсез, теләгән һәркем үзенә җайлы вакытта безгә килә ала, -...

Районда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Быел 5710 райондашыбыз әлеге мөмкинлектән файдалана алачак. Бу - 4 кешенең берсе гриппны әйләнеп узачак дигән сүз.

-Хастаханәгә вакциналар кайтты. 3 көн эчендә сәламәтлеген беренче урынга куючы 230 райондашыбыз прививка ясатты. Прививка ясау түләүсез, теләгән һәркем үзенә җайлы вакытта безгә килә ала, - ди шәфкать туташы Ләйсән Сибгатуллина.

Быел прививка ясау гадәттәгедән 1 айга иртәрәк башланды. Район үзәк хастаханәсең эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Алмаз Юнысов моны гриппның елдан-ел иртәрәк килүе белән аңлата. - Кешенең иммунитеты ныгысын өчен 3-4 атна вакыт кирәк һәм ул ел дәвамында гриппка каршы нык тора алачак. Шуңа да прививканы хәзер үк ясату мөһим. Укучылар, студентлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, яше 60тан узган өлкәннәр, башка тармак вәкилләре барысы да бюджет хисабыннан вакциналаштырылачак. Прививкалы кеше авырмый, авырган очракта да аңарда өзлегүләр булмый. Грипп кына дип карасак та, аның нәтиҗәләре аяныч тәмамланган очраклар күп. Чирләр йөрәккә, баш миенә, үпкәгә барып җиткәч кенә хастаханәгә килеп егылу дөрес түгел. Шуңа да сәламәтлекне беренче урынга куеп яшәргә кирәк, - дип кисәтә Алмаз Юнысов.

Бер ясаткан кеше прививканың файдасын яхшы аңлый. Карамасардан Роза Нурмиева да аны үз теләге белән ясатты. - Грипп килә дип куркып йөргәнче, тыныч күңел белән яшим. Хәзер бит гриппның да әллә нинди төрләре бар, - ди Роза. Апастан Раилә Баязова прививка ясатырга ел саен иң беренчеләрдән булып килә. - Файдасын күрәм. Көнгә чыккач, мең кеше белән очрашабыз, ә вирус сине-мине карап тормый, корбанын тиз таба. Прививка ясаткан елларда бер дә авырганым юк. Узган ел ясатырга җае чыкмады һәм авыру да бик тиз эзләп тапты, - диде ул.

Грипп сүзе барыбызны да куркыта. Бигрәк тә балаларыбыз өчен борчылабыз. Табиблар аларны һәрчак күз уңында тота. Быел да 6 айдан 7 яшькәчә 260, мәктәп яшендәге 1250 бала вакцина алачак. Сәламәтлекне бүгеннән кайгыртыйк, прививка ясатыр сәгатьне сузмыйк!

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев