Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Атның даны егет кулында

Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Мөхәммәтҗанов быелгы Сабан туен аеруча зарыгып көтеп алды. Ат чабышларында катнашу өчен алдан ук ныклап әзерләнде, күнекмәләр үтте ул. Әтисе үрнәгендә мәйданга чыкты һәм сынатмады.

Раил "Санта-Мария" чабышкысы белән нәселле атлар арсында II урынны яулады. Инде быел шактый гына ярышларда катнашты, чаярды, үткенләнде. "Чапкан саен чабасы, узган саен узасы килә", - ди ул үзе. Раилнең спортта яулаган уңышлары шактый. Тхэквондо буенча районда, зонада, республикада узган ярышларда еш катнаша һәм алдынгы урыннар яулый кыю егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев