Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Авылдашларым белән күрешү үзе бер гомер ул

Борнашлылар ифтар табыны артында район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Төркия кунагы Ибраһим Бөек белән очрашты. Борнаш авылында сәламәтлеге булган һәркем ураза тотарга тырыша. - Ризыклардан тыелып тору тормышның кыйммәтен, ризыкларның ни дәрәҗәдә тәмле булуын аңларга ярдәм итә. Күптән тилмереп көтелгән, җәй дәвамында тамып та карамаган яңгырларның да шушы изге айда...

Борнашлылар ифтар табыны артында район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Төркия кунагы Ибраһим Бөек белән очрашты.
Борнаш авылында сәламәтлеге булган һәркем ураза тотарга тырыша. - Ризыклардан тыелып тору тормышның кыйммәтен, ризыкларның ни дәрәҗәдә тәмле булуын аңларга ярдәм итә. Күптән тилмереп көтелгән, җәй дәвамында тамып та карамаган яңгырларның да шушы изге айда килеп явуы үзе бер могҗизага тиң түгелме? Тоткан уразаларыбыз һәм теләгән барлык теләкләребез дә кабул булыр, алла боерса, - диләр апа-абыйлар беравыздан.
Ифтар - дога уку, дога тыңлау белән бергә, авылдашлар белән очрашу мөмкинлеге дә бирә. Күмәк табында авыз ачу күпкә саваплырак булуын да милләттәшләр яхшы аңлый. Борнаш авылындагы ифтар мәҗлесенә дә халык теләп һәм бердәм төстә килде. Ап-ак яулыкларын бәйләгән әбиләр, апалар, кәләпүшле бабай, абыйлар яңа гына сафка баскан мәктәпнең заманча ашханәсенә җыелды. Алар арасында яңа гына лаеклы ялга чыгучыларның күп булуы аеруча сөенечле. Димәк, авылда милли традицияләр дәвам итә, яшьләргә тәрбия орлыклары өләшүчеләр сафы тулылана. Барлык чыгымнарны да үз өстенә алган район башлыгы һәрбер авылдашының хәл-әхвәлен сорашты, алар белән якын итеп сөйләште. Мәҗлестә Коръән сүрәләре яңгыраганда илаһи, күңелләргә рухи ял бирүче тынычлык урнашты. Борнашлылар Төркиядән килгән кунагыбыз Ибраһим Бөекнең чыгышын аеруча дулкынланып тыңладылар. Шулай ук район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та үзенең үтемле вәгазьләре белән йөрәкләргә үтеп керде.
Сый-нигъмәттән сыгылып торган табын артында утыручылар кайсы олы рәхмәтен ирештерде, кайсы мөнәҗәт әйтте, кайсы уй-теләкләрен җиткерде. Мәҗлескә туган авылын, җир-суын сагынып Гөлчирә апа Заһидуллина да кайткан иде. - Авылдашларым белән күрешү үзе бер гомер бит ул. Шулкадәр сагынган идем, менә очрашырга җае да чыкты, рәхмәт яусын, - диде ул. Галия апа Абзалова исә өлкәннәрнең бер генә бәйрәмнән дә читтә калмауларын, хөрмәтле, ихтирамлы булып бәхетле картлык кичерүләрен әйтеп узды һәм бу табынны оештыручыларга, пешекчеләргә рәхмәтләрен изге догалары аша юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар