Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Батырлыкта матурлык

Апас егете Риназ Хәсәнов әле бик яшь булуына да карамастан, районда һәм республикада оста көрәшче буларак танылды.

6 яшеннән абыйсына ияреп, көрәшкә йөри башлый ул. Олылар көрәшкәндә дәртләнеп, хыялланып карап тора, үзе дә үскәч кыю, батыр спортчы булырга планнар кора. Хыялын тормышка ашыра Риназ, тренеры Ринат Гыйламовның горурланырлык яшь көрәшчесенә әйләнә. Сабантуйда 36кг үлчәү категориясендәге җиңүчегә машина биреләчәк дигәч, тагын да тырышып әзерләнә ул. Ләкин Актанышта узган җитди көрәш вакытында Риназ кулын сындырып, быелгы Сабан туе ярышларын читтән генә күзәтеп утырырга мәҗбүр булды. Район башлыгы Р.Н. Заһидуллин Риназны үз бүлмәсенә чакырып, аңа дәваланыр өчен 30 мең сумлык сертификат тапшырды, тиз арада кулының төзәлүен, киләчәктә дә шундый көчле көрәшче булып калуын, акыллы, тырыш, батыр егет булып үсүен теләде. Риназ исә акчаны кулын дәваларга кулланачагын белдерде, киләчәктә тагын да зуррак ярышларда катнашып җиңү яуларга теләвен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев