Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Җиләкле бистәсендә апаслылар сәүдә итте

22 сентябрь - шимбә көнне Казан шәһәренең Җиләкле бистәсендә Апас районы хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Ит, сөт продукцияләрен, яшелчә, ярмалар, ипи эшләнмәләрен, балны шәһәр халкы яратып сатып алды. Шулай ук салам, печән, бодай, арпа, борчак һәм башкаларга да сорау зур булды. Ярминкә вакытында сату барышы һәм халык ихтыяҗлары...

22 сентябрь - шимбә көнне Казан шәһәренең Җиләкле бистәсендә Апас районы хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Ит, сөт продукцияләрен, яшелчә, ярмалар, ипи эшләнмәләрен, балны шәһәр халкы яратып сатып алды. Шулай ук салам, печән, бодай, арпа, борчак һәм башкаларга да сорау зур булды. Ярминкә вакытында сату барышы һәм халык ихтыяҗлары белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов һәм башкалар танышты. Министрлык вәкилләре Апас хезмәтчәннәренең сату эшен, продукция төрлелеген югары бәяләде һәм шәһәр халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ярминкә барышында Апас районы үзешчәннәре җыр-моңнарын, биюләрен бүләк иттеләр, якташларга туган яктан сәлам җиткерделәр.

Көзге ярминкәләр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка