Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Икмәк – ил байлыгы, табын муллыгы

Районда урып-җыю эшләре оешкан төстә башланып китте. Каратун икмәк кабул итү пунктына иң беренчеләрдән булып ООО СХП "Зөя" агрофирмасының Әлмәндәр берләшмәсе яңа уңышны тапшырды. Кече Күккүз авылы янәшәсендә 175 гектар һәм Түбән Барыш авылы янәшәсендә 100 гектарлы арыш басуларында эш тулы куәтенә бара. Әлеге кырларда 8 комбайн һәм 10 "КамАЗ"...

Районда урып-җыю эшләре оешкан төстә башланып китте. Каратун икмәк кабул итү пунктына иң беренчеләрдән булып ООО СХП "Зөя" агрофирмасының Әлмәндәр берләшмәсе яңа уңышны тапшырды.

Кече Күккүз авылы янәшәсендә 175 гектар һәм Түбән Барыш авылы янәшәсендә 100 гектарлы арыш басуларында эш тулы куәтенә бара. Әлеге кырларда 8 комбайн һәм 10 "КамАЗ" берөзлексез хезмәт итә. Ел саен урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулаучы Илгизәр Мөхәммәтгалиев җитәкчелегендәге Әлмәндәр берләшмәсе хезмәтчәннәре быел да сынатырга уйламыйлар. Комбайнчылар - Борнаш авылыннан Илдар Заһиров һәм Әлмәндәрдән Рафис Зарипов урып-җыю чорының һәр минуты кадерле икәнлекне белеп, үзләрендә зур җаваплылык тоеп эшлиләр. "Икмәкнең һәр бөртеге кадерле, һәр бөртеге зур көч, тир түгеп үстерелгән. Бердәм, оешкан төстә, аңлашып эшлибез һәм нәтиҗәсен дә күрәбез", - диләр игенчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва–2012