Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Иген басуында республика кунаклары

1 августта районга эшлекле визит белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" Холдинг генераль директоры урынбасары Николай Титов килделәр. Алар иң элек вертолет белән район хуҗалыклары кырларын карап чыктылар. Аннан соң Әҗем авылы янәшәсендәге мул уңышлы арпа...

1 августта районга эшлекле визит белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" Холдинг генераль директоры урынбасары Николай Титов килделәр. Алар иң элек вертолет белән район хуҗалыклары кырларын карап чыктылар. Аннан соң Әҗем авылы янәшәсендәге мул уңышлы арпа кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Кунаклар районда мул уңыш алынуына соклануларын белдерделәр. Әлеге арпа кырының һәр гектарыннан 53,3 центнер уңыш чыгуы республика буенча иң югары күрсәткеч булуын билгеләп үттеләр. "Апаслылар быел республикада тиңе булмаган иген уңышы белән сөендерәләр, аларның тырыш хезмәтләре менә бүген ачык чагыла. Югыйсә, бу як зонада берүк һава шартлары булды бит", - диделәр. Сезон башыннан 10 мең центнер иген суктырган ООО СХП "Свияга" ның алдынгы комбайнчылары - Әлмәндәр бүлекчәсеннән Айрат Шәйхетдинов белән Рамил Шаһиәхмәтов Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан акчалата премияләр һәм лидер вымпеллары алдылар. Ә аларның гаиләләренә район башлыгы имзасы белән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Республиканың мөхтәрәм кунаклары райондагы кыр эшләренең сыйфатлы һәм югары темпта алып барылуы белән канәгать калдылар.

Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит жатва–2012