Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Җиңел аяктан башладылар

"Зөя" агрофирмасының Идрәз бүлекчәсендә тәүге агрегатлар басуга ун көн элек чыктылар. Дым каплауда бүген тәүлек әйләнәсе чылбырлы һәм көпчәкле сигез трактор эшли. Бер атна элек җиргә тәүге орлыклар күмдерелде. 500 гектар мәйданда уҗым һәм күпьеллык басулар тукландырылды. Николай Бусаров, Марсель Шәйхиев, Дамир Вафин, Фәнил Шаһиев, Шәрифҗан Шакиров (рәсемдә) эшләрен бик...

"Зөя" агрофирмасының Идрәз бүлекчәсендә тәүге агрегатлар басуга ун көн элек чыктылар. Дым каплауда бүген тәүлек әйләнәсе чылбырлы һәм көпчәкле сигез трактор эшли. Бер атна элек җиргә тәүге орлыклар күмдерелде. 500 гектар мәйданда уҗым һәм күпьеллык басулар тукландырылды. Николай Бусаров, Марсель Шәйхиев, Дамир Вафин, Фәнил Шаһиев, Шәрифҗан Шакиров (рәсемдә) эшләрен бик сыйфатлы итеп башкаралар. Әтиле-уллы Наил һәм Раил Гыйззәтуллиннар, Рушан Миңнуллин һәм Радик Казаков кебек механизаторлар да, ел туйдырырлык язгы көннәрнең кадерен беләләр. Яңа типлы чәчкеч белән эшләүче Азат Зиннәтуллин хезмәтен дә бүлекчә җитәкчесе Рәис Салихов бик югары бәяли.

- Бик кадерле һәм истәлекле көннәр бүген безнең өчен, - ди ул. - Идрәз авылы янәшәсендә бүген-иртәгә 1200 башка исәпләнгән заманча мегаферма төзелешенә керешәчәкбез. Подрядчы үзенең махсус техникасын инде төзелеш мәйданы янәшәсенә туплый да башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная чэчу–2012