Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Спорт бәйрәме, дуслык бәйрәме

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә уздырган бу бәйгедә 20 өлкән кеше катнашты. Өлкәннәр кызып-кызып шахмат, шашка төймәләрен йөртте. Кемдер җиңде, кемдер җиңелү ачысын татыды. Ләкин беркемнең дә күңеле төшмәде. Чөнки бу спорт бәйрәме, очрашу, гапләшү,...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә уздырган бу бәйгедә 20 өлкән кеше катнашты.

Өлкәннәр кызып-кызып шахмат, шашка төймәләрен йөртте. Кемдер җиңде, кемдер җиңелү ачысын татыды. Ләкин беркемнең дә күңеле төшмәде. Чөнки бу спорт бәйрәме, очрашу, гапләшү, яңа дуслар табу бәйрәме иде. Спорт сөючеләр өчен җәмәгать туклану оешмасы тарафыннан кайнар чәй, тәмле ризыклар тәкъдим ителде. Шахмат буенча I урынны Күккүздән Радик Сабиров, II урынны - Каратуннан Вәкил Хәсәнов, III урынны - Апастан Фәһим Галиуллин яулады. Шулай ук Күккүздән Илсөяр Хәбибуллина да зирәк уенчы буларак билгеләп үтелде. Шашка ярышында беренчелек Борнаштан Фәһим Вәлиев кулында. Икенче-өченче урыннарны Каратуннан Рәхимулла Гәрәев һәм Рашат Шиһапов бүлеште. Барлык җиңүчеләргә һәм уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашки–шахматы декада пожилых