Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Семинардан кайткач

Район җиренә инвестор булып килгән "АК БАРС" ХК Апаста үткән шимбәдә зур һәм бик мөһим республикакүләм семинар-киңәшмә үткәрде. Россия, Европа һәм гомумән, дөнья азык-төлек ихтыяҗлары базарын тирәнтен өйрәнеп, Татарстанның барлык төбәкләрендә 28 агрофирма булдырган "Ак Барс" ХК Апас районында ит җитештерүне Европа дәрәҗәсендә һәм технологиясенә нигезләнеп кискен үстерүгә йөз тота....

Район җиренә инвестор булып килгән "АК БАРС" ХК Апаста үткән шимбәдә зур һәм бик мөһим республикакүләм семинар-киңәшмә үткәрде. Россия, Европа һәм гомумән, дөнья азык-төлек ихтыяҗлары базарын тирәнтен өйрәнеп, Татарстанның барлык төбәкләрендә 28 агрофирма булдырган "Ак Барс" ХК Апас районында ит җитештерүне Европа дәрәҗәсендә һәм технологиясенә нигезләнеп кискен үстерүгә йөз тота.

Районыбызның 3 төбәге - Сатмыш, Кабыккүпер һәм Борнаш якларында терлекләрне махсус коймалап алынган көтүлекләрдә ирекле шартларда үстерү технологиясе Татарстан өчен яңалык әле. Сатмыш янәшәсендәге бу мәйданның гомуми күләме 35 га., Кабыкккүпер янәшәсендәге табигый болынлыктагы мәйдан 85 га. һәм Борнаш янындагы мәйдан 20 га. тәшкил итә. Шушы мәйданнарга көненә 5-7шәр генә килограмм сөт бирүче 900 баш сыерлар тупланган. Аларны табигый ысул белән каплату өчен инвестор Краснодар өлкәсенең таулы районнарыннан кайтарган "Шароле" һәм "Лангуст" токымлы бик тиз өлгерүче, "мрамор" итле 30 баш нәсел үгезе махсус сайлап алынды һәм көтүләргә җибәрелде. Ел ахырына чаклы шундый ысул белән бозаулар алу, көтүне ишәйтү өчен аз сөт бирүчән сыерлар саны 1500 башка җитәчәк. Сыерларны турлап һәм табигый шартларда май-август айларында бозаулату отышлы булачак. Бозау әнисе белән 8 айга чаклы бергә иркенләп, көтүлектә үсәчәк. Бу 3 мәйданчыкта да терлекләргә җил-яңгырдан ышыклану өчен дүрт "канатлы", 100-150 метрлы салам эскертләре куела. Бозауларга аерым ашау-эчү өчен олы терлек үтә алмаслык махсус мәйданчыклар төзеләчәк. Су даими җылытылачак, терлекләр кар-яңгырда туңмасын өчен өсте ябулы аерым корылмалар төзү дә күздә тотыла. Мондый мәйданчыкларны төзү бәясе бик арзанга төшә. Капиталь биналар, хәтта көтүчеләр дә гомумән, кирәкми. "Зөя" агрофирмасы директоры Марат Хәсәнов белдергәнчә, шундый бер мәйданчыкны төзү чыгымнары 250-350 мең сумнан артмый.

Семинарда катнашучылар Сатмыш, Кабыккүпердәге мәйданчыклар белән танышкач, Дәүләкигә килделәр. Биредә быелгы сезонда агрофирма күләмендә терлек азыгы әзерләү компаниясендә катнашачак 200гә якын төрле маркалы техника парады белән таныштылар. Дәүләкинең ак калай белән коймалап алынган фермасы территориясендә сенаж базлары, печән туплау һәм саклау участокларындагы яңалыклар да гаҗәпкә калдырды кунакларны. Сенажны биредә базларга түгел, полиэтиленга төреп һәм махсус әчетке салып җир өстендә әзерлиләр. Аңа яшел масса да махсус әзерләнә. Апаска килгәч "Ак Барс" ХК генераль директоры Иван Егоров Мемориаль комплекска чәчәкләр куйды. Семинарның пленар өлеше район мәдәният йортында үтте. Мәртәбәле кунаклар Апасның төзек, чиста булуына соклануларын белдерделәр, кампания тарафыннан беренче сыйныфка барачак сабыйларга бүгеннән үк әзерләнгән уку кирәк-яраклары белән таныштылар һәм аны хупладылар.

Эшлекле делегацияне район башлыгы Р.Н. Заһидуллин каршылады һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар