Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Дус һәм тату өч буын

Ибраһимовлар гаиләсендә өч буын вәкилләре аңлашып, гөрләшеп, чөкердәшеп яшиләр. Яшьләр олыларны, олылар яшьләрне хөрмәт һәм ихтирам итә. Ә нәни оныклары шушы тату, матур мөгамәләне күреп, үрнәк алып үсә.

Йорт хуҗасы Тәлгать абый 35 ел комбайнда эшләгән, шуның 25 елын үзе төзекләндереп, карап торган "СК-5"тә кырлар иңләгән. Лаеклы ялга чыккач та, хезмәтен 12 ел дәвам итә ул. Гөлсирә апа сыер да сава, колхозның төрле эшләрендә катнаша, аннан мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп лаеклы ялга чыга. Үзләре кебек уңган-булган 5 бала - 2 кыз, 3 ир-егет тәрбияләп үстерәләр алар. Бүгенге көндә шофер булып эшләүче уллары Илһам, укытучы киленнәре Сиринә тәрбиясендә, оныкларын сөеп, тату гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев