Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Буа күгендә Апас “йолдыз”лары якты яна!

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы һәм эшкуар, ТР Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин теләктәшлеге белән Россиядә дә бердәнбер "Йолдызлык" ("Созвездие") балалар һәм яшьләр иҗаты телевизион фестивале елдан-ел колачлырак үтә. Быел аның безнең районда (Каратун һәм Апас) февраль аенда үткән җирле сайлап алу турында 600 бала катнашты. Ә аннан соң...

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы һәм эшкуар, ТР Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин теләктәшлеге белән Россиядә дә бердәнбер "Йолдызлык" ("Созвездие") балалар һәм яшьләр иҗаты телевизион фестивале елдан-ел колачлырак үтә.

Быел аның безнең районда (Каратун һәм Апас) февраль аенда үткән җирле сайлап алу турында 600 бала катнашты. Ә аннан соң Буа шәһәре мәдәният йорты сәхнәсендә 2 көн рәттән (26-27 март) барган зональ сайлап алу бәйгесенә Апастан 3 автобус белән 100дән артык бала барды.

- Узган елда Апас Татарстанның Идел аръягындагы 7 район буенча чираттагы зональ сайлап алу турын үткәрү хокукын алган иде. Бу үз чиратында районыбызда балалар һәм яшьләр арасында сәхнә иҗатын һәм сәләтләрен үстерүгә бик нык булышты, - ди яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Гөлира Шиһабиева. - Быел да телевизион фестивальдә катнашучы яшь артистларыбыз өчен яңа сәхнә киемнәре тулы гардеробы әзерләнде. Алар бик матур һәм килешле, конкурсны оештыручылар моны аерым билгеләп үттеләр.

27 март кичендә Буа сәхнәсендә зональ турда җиңүчеләрнең Гала-концертында катнашу хокукына Апасның 50ләп иң сәләтле яшь сәхнә "йолдызы" лаек булды. "Вокал-соло" номинациясендә Зөһрә Шәрәфетдинова белән Аделина Закирова - беренче, Энҗе Туктагулова - икенче урынны яуладылар (өчесе дә Апас сәнгать мәктәбендә музыкаль белем алалар). "Хореография" номинациясендә Апасның "Стэп-ап" бию төркеме чыгышын мәртәбәле жюри икенче урынга лаек дип игълан итте. "Конферансье" номинациясендә Каратун мәктәбе укучылары Инзил Тимуршин белән Адилә Исмәгыйлева өченче урынга чыктылар. Апасның "Аяз" вокаль ансамбле (җит. Рәмис Ногманов), Илмира Зәйнуллина һәм Биештән "Ритм" бию төркеме махсус приз һәм Дипломнарга лаек булдылар.

Афәрин, яшь апаслылар! Тиздән Казанның зур сәхнәсендә үтәчәк финал ярышларында да Апас исемен горур яңгыратырга язсын, һәммәгезгә яңа сәхнә уңышлары, җиңүләр һәм танылу юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Созвездие–2012