Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Урак батырлары

Быелгы урып-җыю эшләре барышында 10 мең центнердан артык иген суктырган комбайнчыларга тантаналы шартларда премияләр һәм аларның гаиләләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Комбайнчыларны хезмәт җиңүләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин һәм ООО СХП "Зөя" җитәкчесе Марат Хәсәнов тәбрикләде. ООО СХП "Зөя" берләшмәсе Горбунов бүлекчәсенең яшь...

Быелгы урып-җыю эшләре барышында 10 мең центнердан артык иген суктырган комбайнчыларга тантаналы шартларда премияләр һәм аларның гаиләләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Комбайнчыларны хезмәт җиңүләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин һәм ООО СХП "Зөя" җитәкчесе Марат Хәсәнов тәбрикләде.

ООО СХП "Зөя" берләшмәсе Горбунов бүлекчәсенең яшь комбайнчысы Ленар Шәрипов "Клаас Лексион-560" комбайны белән урып-җыю эшләренә саллы өлеш кертә. Яшь кенә булса да тәҗрибәле, өлгер, җитез, максатчан ул. Озак еллар комбайнчы булып эшләүче әтисе Хәйдәр янында эшләгән егет "кыр корабы"ның бөтен нечкәлекләрен белә. Ул быел республикакүләмендә узучы "Яшь механизаторлар" бәйгесендә дә катнаша. Ленарга үрнәк күрсәткечләре һәм 10 мең центнердан артык ашлык суктырып алганы өчен премия тапшырылды.

Әлмәндәр бүлекчәсе комбайнчысы Әхәт Заһиров инде 40 ел мул уңыш алу өчен үзеннән зур өлеш кертә. Быел да "Клаас Лексион 560" комбайны белән беренчеләрдән булып уракка төште. Тәҗрибәле комбайнчының хезмәт нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Ул урак батырларына бирелүче премия һәм Рәхмәт хатына да беренчеләрдән лаек булды.

Йомралы бүлекчәсе комбайнчысы Рамил Гашыйгуллин "Нью Холланд-SC6080" комбайнында "Клаас Лексион"комбайнчылары белән беррәттән 10 мең чиген узып, премиягә лаек булды. Рамил икмәк язмышы - ил язмышы икәнлекне тоеп, көнне-төнгә ялган, бар тырышлыгын куеп хезмәт итә, улларын да үз үрнәгендә тәрбияли. Гашыйгуллиннарның урып-җыю эшләренә керткән өлешләре бәяләп бетергесез.

Идрәз бүлекчәсе комбайнчылары да сынатырга уйламыйлар. Илгиз Минһаҗетдинов 19 ел комбайнчы булып эшли. Шушы чорда ул алган премияләр санап бетергесез. Быелгы уракка ул "Нью Холланд-SC6080" белән чыкты һәм күп кенә хезмәттәшләрен узып, беренче бишлектә премия алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва–2012