Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Хуш, мәктәп! Каршыла, зур тормыш!

25 май - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Апас урта мәктәбе коллективы 36 кошчыгына канат биреп, олы тормыш юлына чыгарды. Быел 9 классны 62 укучы тәмамлады. Мәктәп тормышы белән...

25 май - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр.

Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Апас урта мәктәбе коллективы 36 кошчыгына канат биреп, олы тормыш юлына чыгарды. Быел 9 классны 62 укучы тәмамлады. Мәктәп тормышы белән кайнап яшәгән, уку алдынгылары, көчле спортчылар, оста җырчы һәм биючеләр белән дан тоткан класслардан аерылу укытучылар өчен ямансу да, моңсу да. Тантана барышында төрле бәйгеләрдә урын алган укытучыларга, зур уңышларга ирешкән укучыларга Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Быел мәктәпнең күчмә кубогын 7 "А" классы алды.

Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Г. Әхмәтҗанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе А.Э. Хәйруллина һәм башкалар катнашты. Кем генә сүз алмасын, барысы да чыгарылыш класс укучыларына ак юллар, бәхетле киләчәк, зур уңышлар теләде. Чыгышларның ахырында егетләр, кызлар тынычлык, бәхет билгесе булган күгәрченнәр очырдылар. Аяз күк йөзе астында алга, биеклеккә ашкынды күгәрченәр. Чыгарылыш класс укучылары да шушы кошкайлар кебек һәрчак биеклеккә омтылсыннар, тормышта үз урыннарын дөрес сайласыннар иде. Алда - Бердәм Дәүләт имтиханнары, уңышлар телибез аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: последний звонок школа