Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Хушлаштык та, Яңа ел каршыладык

Көнчыгыш календаре буенча, 21 март - көн белән төн тигезләшкәндә Яңа ел билгеләнеп үтелә. Россия һәм Татарстанда да бу бәйрәмгә җитди игътибар бирелә. 24 мартта Апаста бик зурлап, Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Тамашачылар алдында район башлыгы Рәшид Заһидуллин чыгыш ясап, узган сайлауларда актив катнашкан райондашларга рәхмәтен җиткерде. Алдан ук билгеләнгән программа...

Көнчыгыш календаре буенча, 21 март - көн белән төн тигезләшкәндә Яңа ел билгеләнеп үтелә. Россия һәм Татарстанда да бу бәйрәмгә җитди игътибар бирелә.

24 мартта Апаста бик зурлап, Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Тамашачылар алдында район башлыгы Рәшид Заһидуллин чыгыш ясап, узган сайлауларда актив катнашкан райондашларга рәхмәтен җиткерде. Алдан ук билгеләнгән программа нигезендә бу көнне "Иң матур сыерчык оясы" район конкурсына нәтиҗәләр ясалды. "Сәләт" балалар иҗаты үзәгенең төрле конкурсларында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гадәт буенча кыш карачкысы яндырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фирдинат Әхмәтҗановка язны гәүдәләндерүче бодай шытымнары бүләк итеп бирелде. Берничә җирдә спорт ярышлары гөрләде, ә ярминкәгә килүчеләр сәүдә рәтләрендә авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алдылар. Теләгән кеше "карга боткасы"ннан авыз итте.

"Нәүрүз" бәйрәме Каратун авыл җирлегендә һәм Шыгай авылында да (рәсемдә) узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Навруз проводы зимы