Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

ИКМӘК БУЛСА ТАБЫН ТУЛЫ

Каратун ашлык кабул итү пункты 14 июльдә беренче олауны кабул итте. Бу көн чын бәй­рәмгә әйләнде. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Замандаш" агитбригадасы үзешчәннәре үз­лә­ренең җыр-моңнары белән халыкны ял иттерделәр. Җиңел кулдан беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе игенчеләре суктырып алган уңышны төя­гән машиналар килеп туктады. ларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин,...

Каратун ашлык кабул итү пункты 14 июльдә беренче олауны кабул итте. Бу көн чын бәй­рәмгә әйләнде. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Замандаш" агитбригадасы үзешчәннәре үз­лә­ренең җыр-моңнары белән халыкны ял иттерделәр. Җиңел кулдан беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе игенчеләре суктырып алган уңышны төя­гән машиналар килеп туктады.

ларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, җи­тәкче-белгеч­ләр, ашлык кабул итү пункты хезмәткәрләре, җирле халык алкышлар белән каршы алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин үзенең чыгышында игенче-механизаторларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде. "Быел без 33 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп алып 60 мең тонна икмәк алу бурычы куйдык. Максатыбыз - булганга шөкер итеп, югалтуларсыз амбарларга са­лу," - диде ул. Гыйльфан хәзрәт башланган эшнең уңышлы булуын теләп изге догаларын җиткерде. Ик­мәк төяп килгән шоферлар Иршат Әхмәт­җанов, Раят Хәсәнов, Зөфәр Шакиров хуш исле ик­мәктән авыз итеп амбарларга уздылар. Шул ук көнне Әлмәндәр, Йомралы һәм башка берләшмәләрнең иген төягән "КамАЗ"лары да ашлык кабул итү пунктына ашыктылар. Хәерле сә­гатьтә, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва 2013 икмэк в поле