Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Без булмасак - кем?

Районыбызда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителде. Бу чорда һәр авыл җирлегендә чистарту һәм көннәр тәмам җылынгач киң күләмле яшелләндерү буенча эш планы булдырылды. Якынча исәпләүләр буенча, бу эшләрдә 10000нән артык кеше катнашачак. Барлыгы 2000нән артык төрле декоратив һәм җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр утыртылачак. - 7 апрельдә районкүләм үткәрелгән бөтенхалык өмәсендә...

Районыбызда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителде. Бу чорда һәр авыл җирлегендә чистарту һәм көннәр тәмам җылынгач киң күләмле яшелләндерү буенча эш планы булдырылды. Якынча исәпләүләр буенча, бу эшләрдә 10000нән артык кеше катнашачак. Барлыгы 2000нән артык төрле декоратив һәм җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр утыртылачак.

- 7 апрельдә районкүләм үткәрелгән бөтенхалык өмәсендә район үзәгендә 600дән артык кеше катнашты. Мәгълүм булганча, Апас буенча барлыгы 80нән артык урам - тыкрыклар исәпләнә һәм аларның гомуми озынлыгы 70 км. чамасы, - ди бу уңайдан Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

Өмә көнендә мөмкин булган җирләрдә аны капчыкларга җыеп чистарту, урамнарда баганалар, кардан ачылган тротуар читләрен агарту оештырылды. "Чиста район", "Жилкомсервис" ширкәтләре һәм Апаста урнашкан оешма-предприятиеләр техникасы белән 30 тонна чүп ТБО полигонына чыгарылды. Район Советының җаваплы хезмәткәрләре бу көнне үзләренә беркетелгән авыл җирлеләрендә булып, башкарылган эшкә бәя куйдылар. З.Күккүз, Биеш, Дәвеш, Әлмәндәр, Каратун авыл җирлекләрендәге оешма-предприятие, мәктәпләр, башка бюджет оешмаларының өмәдә аеруча актив катнашуларын билгеләп үтәсе килә.

Рәсемдә: Апас район электр элемтәсе коллективы район үзәгенең Кызыл Армиячеләр урамында өмә көнендә зур эшләр башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: двухмесячник чистоты чисталык