Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Утны-суны кичкән

Тумышы белән Зур Күккүз авылыннан булган, бүгенге көндә Апаста гомер кичерүче Фатыйма әби Миңнуллинаны язмыш төрле яклап сынаган. Дүрт ел сугыш кырларында да йөри ул, күчмә ашханәдә хезмәт итә. Үлем белән ничәмә-ничә тапкыр күзгә-күз очраша. Исән-имин туган авылына кайтып гаилә коргач та аның шатлыклары хәсрәт-югалтулары белән гел янәшә йөриләр. Колхоздагы...

Тумышы белән Зур Күккүз авылыннан булган, бүгенге көндә Апаста гомер кичерүче Фатыйма әби Миңнуллинаны язмыш төрле яклап сынаган. Дүрт ел сугыш кырларында да йөри ул, күчмә ашханәдә хезмәт итә. Үлем белән ничәмә-ничә тапкыр күзгә-күз очраша. Исән-имин туган авылына кайтып гаилә коргач та аның шатлыклары хәсрәт-югалтулары белән гел янәшә йөриләр. Колхоздагы төрле эшләрдә катнаша, йорт тулы бала-чага да үстерә Фатыйма әби. Нинди генә кыенлыклар күрсә дә сынмый, сыгылмый. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлеген каршылады. Олы юбилее уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм ветераннарның район Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова Фатыйма әбигә РФ Президентының котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар, изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар