Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Уйна быргы, бәр барабан...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче район балалар Думасы депутатлары 28-30 мартта "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге базасында киңәшмә-чара үткәрделәр. Бу чара пионерия оешуның 90 еллыгына багышланды һәм биредә 17 мәктәптән вожатыйлар белән иң актив укучылар, районда эшләп килүче балалар оешмалары вәкилләре катнаштылар. Бирегә ветеран пионерлар Миләүшә Вәлиуллина, Даймә Тимеркәева (Апас),...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче район балалар Думасы депутатлары 28-30 мартта "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге базасында киңәшмә-чара үткәрделәр. Бу чара пионерия оешуның 90 еллыгына багышланды һәм биредә 17 мәктәптән вожатыйлар белән иң актив укучылар, районда эшләп килүче балалар оешмалары вәкилләре катнаштылар. Бирегә ветеран пионерлар Миләүшә Вәлиуллина, Даймә Тимеркәева (Апас), Алсу Нуруллина (Балтай) чакырылганнар иде. Алар элек пионер оешмаларының ничек эшләүләрен сөйләделәр, төрле кызыклы, истәлекле вакыйгаларны искә алдылар, дөрес итеп галстук бәйләргә өйрәттеләр. Пионерия юбилеена багышланган бу әзерлек чарасында укучылар отрядларга бүленеп девизларын әйттеләр, җырлар җырладылар, быргы һәм барабан тавышы астында бер-берсен пионерларча сәламләделәр һәм бәйрәмне тулы әзерлектә, лаеклы каршыларга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пионерия 90 лет пионерии