Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Укытучыларның август киңәшмәсе

Табигатьтән сезгә илһам иңгән, Сез сабырлык, гыйлем үрнәге 23 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Укытучыларның быелгы олы форумы искиткеч зур оешканлык белән барды. Кунакларны милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар ипи-тоз, чәкчәк, куас белән каршы алдылар. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган...

Табигатьтән сезгә илһам иңгән,

Сез сабырлык, гыйлем үрнәге

23 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Укытучыларның быелгы олы форумы искиткеч зур оешканлык белән барды. Кунакларны милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар ипи-тоз, чәкчәк, куас белән каршы алдылар. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган балалар чыгышы, укучыларның, укытучыларның кул эшләре күргәзмәләре һәркемнең күңеленә хуш килде. "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә ачылган Дан музее да бу тантаналы көнгә үзгә бер ямь өстәде. Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең төп утырышы "Дәресләрдән соң - мәктәп тормышы" дигән тема астында узды. Чыгышлар, фикер алышуларда да укыту-тәрбия процессындагы үзгәрешләр - мәктәпкәчә белем бирүне, мәктәптә әхлакый һәм физик сәламәтлекне үстерү, электрон белем бирү киңлеген, төрле өстенлекле юнәлешләрне формалаштыруга бәйле мәсьәләләр турында сүз барды. Соңыннан төрле күрсәткечләр буенча "Иң яхшы" дип табылган укытучылар, коллективлар бүләкләнделәр, ветеран-укытучылар хөрмәтләнделәр.

Пленар-киңәшмә утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Э. Н. Нигъмәтҗанова, республиканың сугыш ветераннары Советы вәкиле Б. В. Гребцов, ТР мәгариф һәм фән миистрлыгының мәктәптән тыш чаралар Үзәге директоры урынбасары А. И. Царева, район башлыгы Р. Н. Заһидуллин катнаштылар һәм үз чыгышларында изге теләкләрен җиткерделәр.

2013 елда мәркәзебез Казанда үтәчәк Универсиада уеннары 2012-2013 уку елының төп вакыйгасы булачак. Әлеге халыкара спорт чарасына әзерлек чаралары зур масштабта бара. Ул, яшәешнең бөтен сферасына кагылып, төрле милләт халыкларын берләштерә. Ә мәктәпләрдә 1 сентябрь Бердәм Универсиада дәресе белән башланып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция учителей