Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Уңышларны барлыйк

Яңа ел алдыннан һәрбер кеше үткән юлына, эшләгән эшләренә борылып карый, уңышларын барлый, нәтиҗәләр ясый. Туган җирендә, туган төбәгендә булган үзгәрешләрне дә тагын бер кат күздән кичерә. Әйдәгез, 2012 елда районыбыздагы яңалык-казанышларны барлыйк. Вакыйгалар чылбырына күз салсак, ел башында ук районда яңа объектларны сафка бастыруга старт бирелде. Һәм зур оешканлык...

Яңа ел алдыннан һәрбер кеше үткән юлына, эшләгән эшләренә борылып карый, уңышларын барлый, нәтиҗәләр ясый. Туган җирендә, туган төбәгендә булган үзгәрешләрне дә тагын бер кат күздән кичерә. Әйдәгез, 2012 елда районыбыздагы яңалык-казанышларны барлыйк.

Вакыйгалар чылбырына күз салсак, ел башында ук районда яңа объектларны сафка бастыруга старт бирелде. Һәм зур оешканлык белән эш башланып та китте. Ел әйләнәсенә эшләгән эшләр, оештырган чаралар бихисап. Аларның һәркайсы районыбыз тарихын тулыландыра. Район башлыгы районда яшәгән һәркемгә - олысына да, кечесенә дә, барлык хезмәт һәм һөнәр ияләренә карата да игътибарлы, ихтирамлы. Алтын туйларын билгеләп узучылар да, яңа гаилә коручылар да, тәпи атлап китүче нәниләр дә, олы юбилейларын каршылаучылар да, уку алдынгылары да, спорт бәйгеләрендә, үзешчән сәнгатьтә уңышка ирешүчеләр дә - барысы да үзенә карата хөрмәт тоя.

Яшьләрне көрәшкә тарту, яман гадәтләрдән аралау, киләчәкләрен якты, матур, өметле итү максатыннан, Сабан туеның яшь батырына машина бүләк итү дә район башлыгы инициативасы белән традициягә керде. Инде 4 ел яшь батырларның машиналы булу хыялы чынбарлыкка ашты. Бу республикада да тиңе булмаган яңалык.

Көнне-төнгә ялгап эшләүче игенчеләргә, терлекчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә, өлкән буынга, укытучыларга, балаларга, яшүсмерләргә, яшь­ләргә районда һәрчак ягымлы караш, эшлекле кайгырту, тирән хөрмәт хисләре хөкем сөрә. Максатчан программалар нигезендә йорт­лар салу, юллар төзү, сулар кертү тулы куәтенә бара.

Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә төзелешнең туктап торганы юк. Бер-бер артлы мәһабәт биналар калка, уңайлыклар арта. Зур авылларга да, кечкенә авылларга да караш бердәй. Район үзәгендә батырлар истәлегенә төзелгән Мемориаль комплекс, "Алтын алка" Боз сарае, бассейн, автовокзал, замана таләп­ләренә туры китереп төзекләндерелгән хастаханә, Борнашта сафка баскан мәктәп, мәдәният йортлары һәм башка уңайлылыклар. Быел гына яңа, җылы, барлык уңайлыклары булган йортларда яши башлаган 172 ветеран рәхмәт әйтеп дога кыла. Апасның гөлбакчага әверелүе дә, заманча яктыртылган урамнардан йөрүебез, брусчатка түшәлгән тротуарлардан атлавыбыз да районның бер казанышы.

Морзалар, Урта Балтай, Каратун мәктәпләренә, Коштавылы һәм Колгына клубларына капиталь төзекләндерү үткәрү, Свияжный бистәсенә су, юллар кертелү, Багыш, Дүртиле һәм Карабай авылларында яңа клублар төзелү, халыкны эш белән тәэмин итү - барысы да халык өчен.

Уңышларыбыз турында тәфсилләбрәк сүрәтлик:

2012 елның январь ае.

Ел башында ук прокуратура бинасының урыны сайланды.

Район үзәк хастаханәсендә капиталь төзекләндерү эшләренә керештеләр.

Иоанн Предтече чиркәве янында безнең район рухание өчен йорт та төзелә башлады.

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә сулыш юллары авыруларыннан интеккән өлкәннәр өчен дәвалану курслары оештырылды.

Февраль ае.

"Татэнергосбыт" бинасы ачылды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов катнашты.

Дәүләки мәктәбе ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелгән республикакүләм конкурста катнашты һәм "Мәктәп яны кишәрлеге" номинациясе буенча 100 мең сумлык Грантка ия булды.

Һәр авыл җирлегендә халык җыеннары узды. Район башлыгы аларда катнашып, булган проблемалар белән якыннан танышты, алга таба үсеш тенденцияләре билгеләнде.

Март ае.

Язның беренче ае РФ Президентын сайлау ае буларак истә калды. 4 март көнне 16 меңнән артык райондашыбыз үз гражданлык бурычын үтәде.

Түбән Барыш һәм Идрәз авылларында нәниләрне сөендереп балалар бакчалары ачылды.

Балалар һәм өлкәннәр "Дулкын" бассейнында сәламәтлекләрен ныгытып, ярышларда катнаша башладылар.

"Свияга" берләшмәсенең Идрәз бүлекчәсендә "Ак Барс-Холдинг" компаниясенең республикакүләм семинары узды. Бирегә Краснодар өлкәсеннән 85 баш "Шароле" һәм 27 баш "Абердин Ангуст" нәселле үгезләре кайтарылды.

Апрель ае.

Борнашта яңа мәктәпкә нигез салынды.

Морзалар мәктәбендә республикакүләм мәктәп­ләрне төзекләндерү программасы нигезендә ремонт эшләре башланды. Яр-Чаллы шәһәрендә якташлар очрашуы үткәрелде.

"Ак Барс-Холдинг" компаниясе "Свияга" берләшмә­сенә 16 яңа трактор кайтарды. Шуңа өстәп берләшмә тагын 4 яңа "Нью-Холланд"ка ия булды.

Май ае.

Районда Бөек Җиңүнең 67 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.

8 май көнне ветераннар, ятим калган сугыш чоры балалары, озак еллар дәвамында төрле өлкәләрдә хезмәт куеп Атказанган исеменә лаек булган өлкәннәр өчен Сабан туе үткәрелде. Бу чарада 4 меңгә якын кеше катнашты.

Шул ук көнне Салават Кәримов урамында тагын бер күпкатлы йорт кулланылышка тапшырылды. 18 фатирлы әлеге йортны ачу тантанасы район башлыгы, ТРның Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министры Рәфис Хәбибуллин, Дәүләт Советы депутаты Наил Вәлиев һәм башка җитәкчеләр катнашында барды.

Районда 1200 сумга исәпләнгән зур мегаферма төзелә башлады.

Каратун-Чирмешән, Зур Подберезье юнәлешендә заманча технологияләргә нигезләнеп яңа асфальт юл салынды.

Июнь ае.

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне Сабан туе аланында уздырылды. Биредә 1 меңнән артык бала катнашты.

Районыбыз делегациясе Чувашия Республикасының Озын Куак авылы Сабан туен гөрләтте.

Районыбыз Сабан туе да бик күп якташларыбызны, милләтәшләребезне, кунакларны үзенә җыйды.

Район үзәгендә "Миргасыйм" мәчете ачылды.

Июль ае.

Әлмәндәр авылына керү юнәлешенә асфальт юл салынды.

Уланово-Каратун-Олы Кайбыч ягына 12 километрда яңа асфальт юл салынды.

Район үзәгенең Яшьләр урамында да юл төзекләндерү эшләре башланды.

Август ае.

Быел район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 31 центнер уңыш җыеп алынды. Тулаем җыем 80 мең 801 тоннаны тәшкил итә. Республика җитәкчеләренең районда эшлекле визитлары еш узды.

Багыш авылында төзелеп килүче мәдәният йорты белән беррәттән Карабай һәм Дүртиле авылларында яңа мәдәният йортларына нигез салынды.

Болынбалыкчы, Әлмәндәр, Шыгай авылларының мәдәният йортларына ремонт үткәрелде.

2243 гектар мәйдан биләгән чөгендердән уртача 408,5 центнер уңыш җыеп алынды.

Түбән Балтай авылына бетон юл салынды. Шулай ук район үзәгенең Төзүчеләр, Совет, Яшьләр урамнары яңа асфальт юллы булды.

Сентябрь ае.

Белем көне дә бик истәлекле үтте.

РФ Президенты тарафыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән тәбрикләүләр башланды.

Көзге ярминкәләр старт алды.

Акхуҗа авылына асфальт юл үткәрелде.

Октябрь ае.

"Алтын алка" Боз сараен ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Борнаш мәктәбен ачу да аеруча истәлекле булды.

ТРның Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда райондашлар активлык күрсәттеләр.

Ноябрь ае.

Свияжный бистәсендә "Сәфәр" мәчете сафка басты.

Декабрь ае.

Багыш авылында күпфункцияле мәдәният йорты ачылды.

Караборнашлылар заманча фельдшер-акушерлык пунктына ия булдылар.

Акхуҗа авылыннан Наил һәм Гөлирам Нигъмәт­җановлар РФ Президенты Указы нигезендә "Ата-ана Даны" орденына ия булдылар.

Район үзәгендә тагын бер 16 фатирлы торак йорт сафка бастырылды.

2013 ел һәрберебезгә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, муллык, сәламәтлек алып килсен.

Яңа ел мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уцышлар