Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Уңга карасаң да юл, Сулга карасаң да юл...

Каратунда "Татавтодор" оешмасының иң заманча һәм эре филиалы-районара юл-төзелеш зональ җитештерү базасы урнашу Апас өчен шактый зур һәм көтелгән үзгәрешләр алып килде. Яңа оешма 150 апаслыны эшле һәм ашлы итте. Юл төзүчеләребез яңа, иң заманча техника белән дә бик нәтиҗәле итеп эшли алуларын раслый алдылар. Иң мөһиме - соңгы өч...

Каратунда "Татавтодор" оешмасының иң заманча һәм эре филиалы-районара юл-төзелеш зональ җитештерү базасы урнашу Апас өчен шактый зур һәм көтелгән үзгәрешләр алып килде. Яңа оешма 150 апаслыны эшле һәм ашлы итте. Юл төзүчеләребез яңа, иң заманча техника белән дә бик нәтиҗәле итеп эшли алуларын раслый алдылар. Иң мөһиме - соңгы өч еллык эш сезонында район эчендә 100 километрга якын юллар төзекләндерелде яки өр-яңадан салынды. Боларның барысы да халкыбызның тормыш дәрәҗәсен сизелерлек яхшыртты.

Районара юл төзелеше оешмасы җитәкчесе Сергей Барсуков апаслыларның эшкә батыр булуын бик югары бәяли:

-Эшчән һәм үз хезмәтенә бик җаваплы карый торган халкыгыз белән сез бик хаклы рәвештә горурлана аласыз,-диде ул. -Кырларыгызда гөрләп үсүче игеннәргә без дә сокланабыз. Фермаларыгызда да эшләр гөрләп алга баруына шатланабыз. Ә үстергәнне һәм җитештергәнне үзвакытында, исән-имин кирәкле җиренә илтеп тапшыру өчен җайлы һәм кешегә көн дә кирәкле юлларны төзүдә без дә сынатмаячакбыз.

-Быелгы сезон әле төгәлләнмәгән. Апас районы эчендә башкарылган эшләребез һәркемнең күз алдында. Апас-Дүртиле-Идрәз, Зур Күккүз-Барыш-Әҗем, Каратун-Дәүләки-Чирмешән-Урта Биябаш, Каратун-Акхуҗа юнәлешләрендә соңгы 2 айда төзелгән яңа асфальт юллар халыкка озак хезмәт итәчәк дип ышандырабыз. Ә аларның гомуми озынлыгы якынча 10 километрга җыела. Авылара 35 километрлык юллар төзекләндерелде, дистәләгән күперләр, су агу корылмалары яңартылды һәм яңадан төзелде, - дип үз фикерен өсти аның беренче урынбасары, шушы көннәрдә генә 50 яшьлек юбилеен каршылаган Илдар Бурнашев.

-Төп апаслы буларак, районыбыз үсешенә үземнән дә өлеш кертә алуым белән мин чиксез горурланам, - ди алар фикерен җөпләп, оешманың баш инженеры Илдар Хәйбуллин.

Рәсемдә: И. Бурнашев һәм И. Хәйбуллин киләчәккә эш планы билгелиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дорожное строительство