Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Һавадан чәчкәч кырлар өлгергән инде...

Авыл хуҗалыгы буенча һөнәрләшкән Киров авиапредприятиесенең легендар "АН-2" самолеты экипажы командиры Витор Захаровның очу стажы 40 елдан артык, авыл хуҗалыгы авиациясенә килүенә бу язда 37 ел булган. Икенче очучы-штурман Олег Коршунов, инженер Сергей Бармин да Апас күге белән күптәннән таныш. "Һава чәчкечен" өзлексез ашлама белән тәэмин итеп, аның 2 тонналы...

Авыл хуҗалыгы буенча һөнәрләшкән Киров авиапредприятиесенең легендар "АН-2" самолеты экипажы командиры Витор Захаровның очу стажы 40 елдан артык, авыл хуҗалыгы авиациясенә килүенә бу язда 37 ел булган. Икенче очучы-штурман Олег Коршунов, инженер Сергей Бармин да Апас күге белән күптәннән таныш.

"Һава чәчкечен" өзлексез ашлама белән тәэмин итеп, аның 2 тонналы бункерын 5 минутта тутырып өлгертүче Рафаэль Сабиров, Сәйфулла Исмәгыйлев, төяүче-эшчеләр Сәгыйть Сәлахов, Җәлил Гайнуллин, Илнур Гайсин, Фәрит Мөлеков, Евгений Артамонов эшнең мәлен һәм тәмен белеп эшлиләр. Авыл янгынчысы Фәрит Мөлеков та көне-төне кырда, куркынычсызлыкны тәэмин итә. "Амкадор" белән Фәрис Галәветдинов самолетның очу-төшү полосасын таптап, тигезләп тора. Шул арада төягечкә ашлама да күтәртеп салырга өлгерә. Ә Дәвеш ашханәсе пешекчесе Татьяна Канунникова кырдагы ыспай-уңайлы вагон-ашханәдә көнгә 3 тапкыр тәмле аш-сулы табын җәя.

Авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә быел районда 5500 гектар уҗым кырлары һавадан тукландырылачак. "РОСА" үзйөрешле агрегатлары, чәчкечләр белән 15000 гектардан артык уҗым, күпеллык үлән басуларына ашлама тамырдан кертеләчәк.

(Тулырак газета битләрендә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная сев чэчу 2013