Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Аҗаган” җиңүләрсез булмый!

17 майда Урта Балтай мәктәбе стадионында районкүләм "Аҗаган" спорт бәйрәме үткәрелде. Анда районның 22 мәктәбеннән икешәр командага бүленеп, балалар 10 этаптан торган төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар. Ел да май аенда үткәрелүче бу хәрби-спорт бәйрәме балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән. Чираттагы "Аҗаган"ның җиңүчеләре белән таныштырабыз: Командалар беренчелегендә кече яшьтәгеләр төркемнәре...

17 майда Урта Балтай мәктәбе стадионында районкүләм "Аҗаган" спорт бәйрәме үткәрелде. Анда районның 22 мәктәбеннән икешәр командага бүленеп, балалар 10 этаптан торган төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар. Ел да май аенда үткәрелүче бу хәрби-спорт бәйрәме балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Чираттагы "Аҗаган"ның җиңүчеләре белән таныштырабыз:

Командалар беренчелегендә кече яшьтәгеләр төркемнәре арасында Каратун мәктәбе I урында. Икенче урынны - Балтай мәктәбе, өченче урынны - Йомралы мәктәбе командасы яулады. Өлкәннәр арасында команда беренчелегендә Биеш егет-кызлары I урынны яулады. Апас мәктәбе командасы - II, Табар Черкене мәктәбе командасы - III урында.

Шәхси беренчелек буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Автоматны сүтеп-җыюда Биеш мәктәбе вәкиле Алмир Хәмидуллин һәм Каратун мәктәбе укучысы Рамия Сираҗева җиңде. Пневматик винтовкадан ату ярышларында Гүзәл Садриева (Биеш) һәм Константин Юманов (Т. Черкене) иң күп очко җыеп, мәргәннәр булып танылдылар.

Кызлар өчен зифа буйлы, сыгылмалы булу да мөһим. Җиргә ятып, аякны беркетеп гәүдәне күтәрүчеләр арасында Ындырчы мәктәбе укучысы Наилә Шәрәфуллина рекорд куйды. Ул ярты минутта 32 тапкыр күтәрелде! Өлкәннәр группасында Черкен мәктәбеннән Ксения Никитина һәм Азбаба мәктәбеннән Гөлүсә Фәезова да үзләренең көчле һәм зифа булуларын күрсәтә алдылар.

Ә егетләр өчен билнең сыгылмалылыгы гына түгел, беләгенең көчле булуы мөһим. Кече яшьтәге мәктәп балалары арасында Азат Шаһиәхмәтов (Каратун) турникта 27 тапкыр, Кызыл Тау мәктәбенең өлкән сыйныф укучысы Илназ Ярмөхәммәтов 40 тапкыр күтәрелде.

Бу бәйгене, спорт бәйрәмен оештыручылар җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ахырында 27-29 майда Дәвеш "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы хәрби-патриотик җыен узачагы турында хәбәр иттеләр. Гадәттәгечә, балалар анда ачык һавада палатка шәһәрчегендә яшәячәк. Җыенның соңгы көнендә Калашников автоматыннан ату да күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Зарница" "Ажаган"