Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Араларны якынайтучылар

"Татавтодор" ның Апас районара филиалы юл төзүчеләре һәм алар белән бер команда булып эшләүче подрядчылар район авылларында һәм район үзәгендә соңгы ике елда аеруча күләмле һәм халык зарыгып көткән проектларны чынга ашырдылар. Карамасар, Әҗем, Әлмәндәр,Төбәк Черкене, Түбән Балтай, Дәвеш, Акхуҗа, Сатмыш авылларына кадәр килгән һәм урамнарында соңгы ике елда эшләнгән...

"Татавтодор" ның Апас районара филиалы юл төзүчеләре һәм алар белән бер команда булып эшләүче подрядчылар район авылларында һәм район үзәгендә соңгы ике елда аеруча күләмле һәм халык зарыгып көткән проектларны чынга ашырдылар. Карамасар, Әҗем, Әлмәндәр,Төбәк Черкене, Түбән Балтай, Дәвеш, Акхуҗа, Сатмыш авылларына кадәр килгән һәм урамнарында соңгы ике елда эшләнгән яңа асфальт юлларның гомуми озынлыгы 20 километрдан артып китә. Район үзәге Апаста да яңартылган һәм яңа салынган асфальт юллы урамнар арта. Быел, әйтик, Яшьләр микрорайонында 1,5 км. озынлыкта яңа юллар салынды һәм бу эш дәвам итә.

Рәсемдә: Апас юл төзүчеләре - мастер Фәрит Галимуллин, "МАНН" шоферы Госман Нурмөхәммәтов, катокчы Мәсгуть Гарифуллин, эшчеләр Фират Шәйхелисламов, Наил Шәйхуллин, Марат Шәфигуллин һәм Илдар Миңнегалиевның (рәсемдә) эшләре үзләре кебек үк ерактан көлеп, балкып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дорожное строительство