Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Арыш чәчсәң, ипи ашарсың

Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Кыр хезмәтчәннәре һәр аяз минутның кадерен белеп, тырышып хезмәт итәләр. Кырларда хезмәт шавы, техника гөрелтесе ишетелә. Кыр кораблары берсен-берсе уздырып икмәк язмышы өчен көрәшә. "Табар" хуҗалыгында уракка башкалар белән беррәттән чыгарга тырыштылар. Арыш басуына иң беренче булып "Дон" комбайны белән Алексей Иванович Волков керде....

Районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Кыр хезмәтчәннәре һәр аяз минутның кадерен белеп, тырышып хезмәт итәләр. Кырларда хезмәт шавы, техника гөрелтесе ишетелә. Кыр кораблары берсен-берсе уздырып икмәк язмышы өчен көрәшә.

"Табар" хуҗалыгында уракка башкалар белән беррәттән чыгарга тырыштылар. Арыш басуына иң беренче булып "Дон" комбайны белән Алексей Иванович Волков керде. Казанда укучы улы Артем әтисенә ярдәмче булып, туган авылына булыша. "КамАЗ" шоферы Александр Александрович Трошкин хуҗалыкның иң алдынгы хезмәткәре. Ел башыннан мең тоннага якын төрле йөкләр ташыды. Быелгы уракта да сынатмый ул.

Рәсемдә: Алексей Волков һәм Александр Трошкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва–2012