Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

БАРЫШЛЫЛАР ЮЛЛЫ ДА, КҮПЕРЛЕ ДӘ БУЛА

Түбән Барыш авылы халкының бүген шатлыклары зур. Биредә олы юлдан авылга таба асфальт юл салына, шул ук вакытта аерым бригада күпер эшләү белән дә мәшгуль. "Бу көнне күптән көттек, бигрәк рәхәт шома юлдан йөрүе", - диләр хәзер. Барышлыларның бу сөенечләрен уртаклашырга якташыбыз, Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил Әмиров та килде. Ул...

Түбән Барыш авылы халкының бүген шатлыклары зур. Биредә олы юлдан авылга таба асфальт юл салына, шул ук вакытта аерым бригада күпер эшләү белән дә мәшгуль.

"Бу көнне күптән көттек, бигрәк рәхәт шома юлдан йөрүе", - диләр хәзер. Барышлыларның бу сөенечләрен уртаклашырга якташыбыз, Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил Әмиров та килде. Ул халык белән очрашты, бакча балаларына үзенең күчтә­нәчләрен өләште. "Шундый киң, шома юллар салына. Һәркайсыбыз аның рәхәтен күрсен иде. Авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова тырышлыгын да бәялисем килә", - диде ул. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл халкын кыскача район хәлләре, урак барышы белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Авыл өлкәннәре "бу күркәм эшне башлау­чы һәм башкаручыларның барысының да тормышын ходай нурлы итсен иде", - дип изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новая дорога Ясашно–Барышево новый мост