Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Башлык чыршысы янында балалар

Уку алдынгылары, республикакүләм спорт ярышларында, фән олимпиадалары, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучы укучыларны район башлыгы тәкъдиме белән Яңа ел чыршысы бәйрәменә чакыру матур традициягә әйләнде. 5 январь көнне дә 150 укучы район мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина тәбрикләп истәлекле...

Уку алдынгылары, республикакүләм спорт ярышларында, фән олимпиадалары, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучы укучыларны район башлыгы тәкъдиме белән Яңа ел чыршысы бәйрәменә чакыру матур традициягә әйләнде. 5 январь көнне дә 150 укучы район мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар. "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршындагы "Мушкетерлар" драмтүгәрәгендә (җит. М. Алиуллина) шөгыльләнүче балалар әкияти тамаша күрсәттеләр, төрле биюләре белән сокландырдылар. Балалар бик канәгать калып, тагын да тырышыбрак укырга, төрле бәйгеләрдә тагын да активрак булырга сүз бирделәр.

Бу көнне "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә дә мөмкинлекләре чикләнгән 80 бала өчен истәлекле чыршы бәйрәме узды. Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары чыгышы, бүләкләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бәйрәм 6 январь көнне дә дәвам итте. Район башлыгы чыршысы янында быел беренче класска барачак 149 бала бәйрәм итеп, өйләренә Кыш бабай күчтәнәчләре белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: глава чыршысы