Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Балалар иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы

Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үтә. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе вәкилләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә,...

Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үтә. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе вәкилләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга контрольне тагын да арттырдылар. "Күп кенә бәхетсезлекләр, юл һәлакәтләре олыларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Гади генә таләпләрне үтәмәү дә гомерлек үкенеч китерергә мөмкин. Акциянең беренче көннәрендә үк без 20 кагыйдә бозу очрагына юлыктык. Хәтта мәктәпкә велосипедлар, мопедлар белән килүчеләр дә очрый. Бу балалар бит әти-әниләре яныннан чыгып китә, ни өчен өлкәннәр моңа күз йома, юл куя", - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев. Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова да балалар катнашындагы кагыйдә бозулар өчен әти-әнисе җавап бирүен, ә штраф суммаларының бик саллы булуын искәртте. Апас урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамилә Вәлиева да балалар иминлеге өчен борчылуын белдерде. - Уку елы тәмамланырга күп калмады. Балаларны җәйге ялга озатыр алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерәбез, аңлату, кисәтү эшләре алып барабыз. Укучыларыбыз күңелсезлекләргә юлыкмасыннар иде, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар иминлек кресло детское