Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Алар хөрмәткә лаек, бик тә лаек

Рәсәй Президенты тарафыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлау турындагы Указ гамәлгә кергәннән соң районыбыздагы күпме өлкән кеше, үзләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерделәр. 10 сентябрь көнне Каратун бистәсендә яшәүче, 90 яшен тутырган Маһруй әби Галиуллинага да район башлыгы...

Рәсәй Президенты тарафыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлау турындагы Указ гамәлгә кергәннән соң районыбыздагы күпме өлкән кеше, үзләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерделәр. 10 сентябрь көнне Каратун бистәсендә яшәүче, 90 яшен тутырган Маһруй әби Галиуллинага да район башлыгы Р. Н. Заһидуллин ил башлыгының котлау открыткасын тапшырды һәм үз исеменнән дә изге теләкләрен ирештереп, иңенә ак мамык шәл салды. Коштавылында гомер итеп бүгенге көндә төпчек кызы Рузия белән кияве Ринат Садретдиновлар тәрбиясендә яшәүче Маһруй әби тормышыннан, үзенә булган кадер-хөрмәттән бик канәгать. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән алар. Терлекчелектә, аннан тегермәндә эшләгәннәр. Авылда үрнәк гаилә булып торганнар. Аларның тырышлыгы балаларына, оныкларына да күчкән. Казандагы улы, "Апас" Якташлык җәмгыятенең иң актив әгъзасы Наил Галиуллин туган төбәге белән тыгыз элемтәдә, авылдашлары һәрдаим аның ярдәмен тоеп яшиләр. Бик тә бәхетле әни, дәү әни Маһруй әби. "Ходай биргән гомерләреңне гомерләп, бәхетле картлык кичер", - дигән изге теләкләр белән киттек без ул нурлы йорттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау поздравления письмо Путина