Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Альмир елны төгәлләде, Булат башлап җибәрде

Яңа ел бәйрәме дип район бала тудыру йортында нарасыйлар авазы тынып тормады. 31 декабрьдә Апас авылыннан Регина Сәмигуллинаның икенче ир баласы Альмир дөньяга килсә, 1 январьда шулай ук Апастан Рәзилә Габдрахманованың икенче ир баласы Булат аваз салды. Шул уңайдан 3 январьда бала тудыру бүлегенә Апас муниципаль район җитәкчесе урынбасары Гөлчәчәк...

Яңа ел бәйрәме дип район бала тудыру йортында нарасыйлар авазы тынып тормады. 31 декабрьдә Апас авылыннан Регина Сәмигуллинаның икенче ир баласы Альмир дөньяга килсә, 1 январьда шулай ук Апастан Рәзилә Габдрахманованың икенче ир баласы Булат аваз салды. Шул уңайдан 3 январьда бала тудыру бүлегенә Апас муниципаль район җитәкчесе урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова килеп бу әниләргә район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр - коляскалар тапшырды, изге теләкләрен җиткереп барлык әниләргә дә, нәниләргә дә исәнлек теләде. "Бу вакыйга барыбыз өчен дә истәлекле, зур тантана, иң мөһиме - сәламәт бала туу үзе зур шатлык", - диде бала тудыру бүлеге мөдире Рәзинә Новакова һәм бу көнне кизү торучы акушер Зөлхия Шәкүрова белән Эльвира Шиһабиевалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альмир туу йорты коляски