Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Азыгың мул булса, тыныч кышларсың

"Зөя" агрофирмасының Дәүләки бүлекчәсендә һәр минут санаулы. Без барганда яңа гына уңышы җыеп алынган арыш кырында 7 трактор һәм 1 төягеч оешкан төстә салам җыялар иде. "Кышка терлек азыгы бик кадерле булачак, шуңа да саламның бер бөртеге дә әрәм булырга тиеш түгел", - ди бүлекчә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Шул ук...

"Зөя" агрофирмасының Дәүләки бүлекчәсендә һәр минут санаулы. Без барганда яңа гына уңышы җыеп алынган арыш кырында 7 трактор һәм 1 төягеч оешкан төстә салам җыялар иде. "Кышка терлек азыгы бик кадерле булачак, шуңа да саламның бер бөртеге дә әрәм булырга тиеш түгел", - ди бүлекчә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Шул ук вакытта янәшәдәге люцер кырында икенче кат үлән чабу эше дәвам итә. Марсель Шәйхиев "Полесье" комбайнында икенче ел эшли. Хезмәтен төгәл, белеп кенә башкара яшь механизатор. Әлеге кырдагы теземнәргә салынган үлән сыйфаты белән аерылып тора. Ибраһим Мөхәммәтовның да кыр эшләренә керткән өлеше зур. Ул техникаларны ягулык белән тәэмин итә. Һава шартларына җайлашып, урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләүне максат итеп хезмәт итә дәүләкилеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заготовка кормов жатва–2012