Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Багышта хезмәт шавы

Багыш авылында клуб төзү эше тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә биредә берничә бригада алны-ялны белми хезмәт итә. Һәркем үз эшендә, аларның хәтта туктап сөйләшеп торырга да вакытлары юк. Авыл хезмәт гөрелтесенә күмелгән, балта, пычкы, чүкеч, машина тавышлары тынып тормый. Агач эшләрен башкару Рифкать Насыйбуллин җитәкчелегендәге бригадага йөкләнгән. Иршат Гомәров, Илдар...

Багыш авылында клуб төзү эше тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә биредә берничә бригада алны-ялны белми хезмәт итә. Һәркем үз эшендә, аларның хәтта туктап сөйләшеп торырга да вакытлары юк. Авыл хезмәт гөрелтесенә күмелгән, балта, пычкы, чүкеч, машина тавышлары тынып тормый. Агач эшләрен башкару Рифкать Насыйбуллин җитәкчелегендәге бригадага йөкләнгән. Иршат Гомәров, Илдар Фатыйхов, Ранис Зиннәтуллин туган авылларында шундый мәһабәт бина калкуга сөенә-сөенә эшлиләр. Шулай ук әтиле-уллы Рөстәм һәм Марат Мөхәммәтҗановлар, Гомәр Хикмәтов та зур өлеш кертә. Клуб бинасын штукатурлау, тәрәзәләр кую эше инде төгәлләнгән. Бу көннәрдә газ, су кертү эшләре дә башланып китте. Шундый бердәмлек, бергәлек, тырышлык белән клубны төзү эшен 30 сентябрьгә тәмамларга тулы нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство новое здание