Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

ПРОФСОЮЗЛАР КЕМНЕ ЯКЛЫЙ?

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты мәгълүматлары буенча, 14 февральгә райондагы 9 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешүләр рәсмиләштерелгән. Хәзер бу тармак район профсоюз комитетында 1563 әгъза теркәлгән. Бүген АПК хезмәткәрләре профсоюзлары белән районның "Алга", "Рәхимов исемендәге", "Ак Барс-Агро" ХК техника-җитештерү базасы, Каратун ашлык кабул итү предприятиесе һәм сөт-май заводы җитәкчелеге...

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты мәгълүматлары буенча, 14 февральгә райондагы 9 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешүләр рәсмиләштерелгән. Хәзер бу тармак район профсоюз комитетында 1563 әгъза теркәлгән.

Бүген АПК хезмәткәрләре профсоюзлары белән районның "Алга", "Рәхимов исемендәге", "Ак Барс-Агро" ХК техника-җитештерү базасы, Каратун ашлык кабул итү предприятиесе һәм сөт-май заводы җитәкчелеге арасында ике яклы сөйләшүләр бара.

2011 елда АПК хезмәткәрләре профсоюзлары район комитеты аша 4 кеше санаторийга түләүсез юллама белән тәэмин ителгән. 8 кеше 20 % ташламалы юллама алып, үз сәламәтлеген ныгыткан.

28 февральдә профсоюзлар район комитетының чираттагы хисап-сайлау конференциясендә әнә шундый саннар яңгырады. Аңа чакырылган делегатлар комитет рәисе итеп бертавыштан Руслан Рәшит улы Галиевне сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция профсоюзы