Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Хәтер яши халык күңелендә

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 71 ел вакыт узса да бу көн халык хатерендә онытылмас хатирә булып яши. Шул уңайдан район үзәгендә Батырлар мемориаль комплексы янында Хәтер һәм кайгы көне узды.

Биредә сугыш һәм хезмәт ветераннары, укучылар, "Форпост"чылар катнашты. Сугышта башларын салган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, Мәңгелек ут янына тере чәчәкләр салынды. Хәтер көне тантанасында район башлыгы Р.Н. Заһидуллин да катнашты. "Сез күргәнне башка беркемгә дә күрергә язмасын, мондый афәтләр кабатланмасын, сезнең батырлык мәңге онытылмый", - диде ул сугыш ветераннарына ихлас хөрмәтен белдереп. Бүгенге тыныч, матур, бәрәкәтле тормышыбыз өчен күпсанлы райондашларыбыз яу кырында башларын салганнар, бик күпләр сугышта алган яралардан вафат булган. Алар рухына дога кылынды, исәннәр хөрмәтенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев чыгышларын һәркем тетрәнеп тыңлады. Аларның һәрберсе сугышның никадәрле корбаннар алып килүен, тыныч тормыш өчен көрәшүчеләрнең батырлыгын кабат-кабат искә алдылар. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ветераннарның өлешен, алар тәҗрибәсенең алыштыргысыз булуын ассызыклап үттеләр. Һәркем бер үк теләкне теләде: ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын, күз яшьләре түгелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев