Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Яратып эшләгән эш уңыш китерә

Бүгенге арзан азыклы шартларда сөтне күпләп һәм сыйфатлырак җитештерү һәрьяктан отышлы.

Чүрибураш авылына Дәвештән килен булып төшкән апалы-сеңелле Рәзинә Гайнетдинова белән Илсөяр Минһаҗева бүген икесе дә фермада иң яшь сыер савучылар. Гаиләләре дә җитеш, тату. Ирләре Азат һәм Әнәс тормышның ямен табып, хәләл хезмәтләрен куеп үз гаиләләрен җитеш һәм бөтен яшәтү өчен омтылып яшиләр. Ике гаиләдә дә тупырдап икешәр бала үсә.

-Үзебезнең Чүрибураш авылы кызы, сыер савучы Налия Вафина һәм аның гаиләсе хакында да мин бик югары фикердә, - ди "Зөя" агрофирмасының Чүрибураш бүлекчәсе зоотехнигы Илгиз Мифтахов.

Нибары 300 баш савым сыеры исәпләнгән Чүрибураш фермасында бер сыердан көнлек уртача савым җәй башыннан башкалар көнләшерлек дәрәҗәдә. Бүген район буенча бер сыердан савылган көнлек уртача сөт 15 килограммга җитә. Көнлек савым 4 тоннадан артык. Ә Чүрибурашта бу күрсәткеч 18 килограмм! Сез рәсемдә күргән сыер савучылар Рәзинә, Илсөяр, һәм Налия группаларында ул бүген 20шәр килограммга җитә.

- Районда иң яшь коллектив бездә. Ферма мөдире Зөлфия Нургалиева бик булдыклы оештыручы. Көтүчеләребез Флер Абделвәлиев, Галимҗан Җамалетдинов, терлекләрне яшел азыктан өзмәүче Илдар Өметбаев, Радик Баһавиев, Ринат Ибраһимов үз эшләренә җитди карыйлар. Ә бердәмлек булганда эшлисе җиңел, уңышлар һәм хезмәт хаклары да һәркемне сөендерерлек була, - ди бүлекчә идарәчесе Ринат Сатдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев