Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Яшьләр паркы һәр ел саен бәйрәмгә безне дәшә

Яшьләр көне уңаеннан 30 июнь көнне үзәк ял паркы дәртле җыр-биюләрдән гөрләп торды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә һөнәр алып туган төбәкләрендә игелекле хезмәт юлы башлаган яшьләр, бу көннәрдә хәрби бурычларын үтәп кайткан егетләр, яшь парлар, бәби алып кайтучы әниләр, районыбыз яшьләре белән нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләр, "Алтын каләм" фестивалендә җиңүчеләр, спортчылар мәйдан түренә чакырылып бүләкләнделәр. Котлау, тәбрикләүләр районыбыз үзешчәннәренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Бала-чагалар да, өлкәннәр дә мәйданга чыгып рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. Сәүдә нокталары төрле тәм-том саттылар, шашлык, коймак пешеп торды. Яшьләр бәйрәме дискотека һәм салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев