Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Изге туфрак кайтты

Район башлыгы тәкъдиме белән районда тагын бер изге эш башланды. Санкт-Петербург, Волгоград, Курск, Мәскәү асты "Туганнар каберлекләре"ннән туфрак алып кайту, кайтарту эше башланды. 1941 елда башланып киткән Бөек Ватан сугышы тарихта аерым урын алып тора. Апас районыннан Ватан сагына, ут эченә 10 меңнән артык кеше китә. Әмма күбесенә туган-үскән илләренә...

Район башлыгы тәкъдиме белән районда тагын бер изге эш башланды. Санкт-Петербург, Волгоград, Курск, Мәскәү асты "Туганнар каберлекләре"ннән туфрак алып кайту, кайтарту эше башланды. 1941 елда башланып киткән Бөек Ватан сугышы тарихта аерым урын алып тора. Апас районыннан Ватан сагына, ут эченә 10 меңнән артык кеше китә. Әмма күбесенә туган-үскән илләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый, алар Ватан азатлыгы өчен чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар. Һәм менә дистә еллардан соң "Туганлык каберлекләре"ннән изге туфрак, якташларыбызның рухы туган төбәкләргә кайта. 10 июнь көнне Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин җитәкчелегендәге делегация Казан - Санкт-Петербург поездын каршы алды. Курьер Евгений Кунгуров изге туфракны Татарстан Гимны астында хәрби комиссарга тапшырды. - Без бу туфракны ике артиллерия гильзасына салып берсен музейга, икенчесен барлык шартын туры китереп мемориалга урнаштырачакбыз, - диде Илшат Паймурзин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изге туфрак