Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Болгаерда кырлар ап-ак әле, ә техника күптәннән әзер

Кече Болгаер машина-трактор паркы мөдире Мансур Фәйзуллин тиздән 60 яшьлеген каршылаячак. "Язгы чәчүнең иң кызган вакытына туры киләчәк минем туган көн, кырда хезмәттәшләрем белән бергә булачакмын, истәлекле үтәчәк ул", - ди ул уенын-чынын бергә кушып. Хезмәттәшләре, эш мәлен белә торган киң профильле механизаторлар Надыйр Сөнгатуллин, Зөфәр Хәмидулин белән бергә ул...

Кече Болгаер машина-трактор паркы мөдире Мансур Фәйзуллин тиздән 60 яшьлеген каршылаячак. "Язгы чәчүнең иң кызган вакытына туры киләчәк минем туган көн, кырда хезмәттәшләрем белән бергә булачакмын, истәлекле үтәчәк ул", - ди ул уенын-чынын бергә кушып. Хезмәттәшләре, эш мәлен белә торган киң профильле механизаторлар Надыйр Сөнгатуллин, Зөфәр Хәмидулин белән бергә ул бүген техниканы әзерлек сызыгына бастырып, соңгы көйләү, сынау эшләрен төгәлли. Бүлекчәдә быел язгы тургай чакыруы белән басу-кырларга 4 дым каплау агрегаты, 8 культиватор, 3 чәчү комплексы чыгачак. Бүлекчәдә үсемлекләрне агрохимик саклау агрегатлары да инде бүгеннән үк эшкә җентекләп әзерләнде. Язгы кыр эшләрендә катнашачак 15 тән артык механизатор-шофер да бу көнне ашкынып көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сев техника машинопарк