Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Кыр кораблары” сынау үтә

Районда урып-җыю эшләре башланып китте. Быел бу җаваплы кампаниядә район буенча 57 "кыр корабы" катнашачак, шуның 41е чит ил техникасы. Бердәм көч, тырышлык белән 32 мең гектарда игеннәр җыеп алынырга тиеш.

Кичә Дәүләки бүлекчәсе базасында ООО СХП "Зөя" агрофирмасы комбайннарының уракка хәзерлеге тикшерелде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Р. М. Шәкуров, район башлыгы Р. Н. Заһидуллин һәм хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында махсус комиссия һәр комбайнга җентекле тикшерү үткәрделәр. Тир түгеп үстергән икмәкнең бер бөртеге дә әрәм булырга тиеш түгел! Девиз әнә шундый. Комбайнчыларның күңелләре күтәренке, алар өчен басуда барлык шартлар да булдырылачак, техникаларның төзеклеге әйбәт. Хәерле сәгатьтә, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев