Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Күмәк кулга эш төтмәс

Быел районыбыз кырларында 65 мең гектарда язгы кыр эшләре башкарылды. 14 мең гектарда язгы бодай, 11 мең гектарда арпа чәчелде. Шикәр чөгендере мәйданы 2800 гектар тәшкил итә. 28 мең гектарда азык культуралары чәчелсә, шуның 12600 гектары - күпьеллык үлән, 5000 гектары - кукуруз, 5700 гектары берьеллык үлән. Кыр эшләре тиешле...

Районда терлек азыгы хәзерләү темпы көннән-көн арта. Горбунов берләшмәсендә әлеге эштә 14 "КамАЗ", 1 "Ягуар", 2 "Полесье", 4 "ЖРБ", 1 "МагДон", 11 төргәкләү техникасы хезмәт итә. Биредә 1 көнгә 1500 тонна сенаж салына. Барлыгы бер­ләшмәдә 4500 тонна сенаж, 300 тонна печән хәзерләнгән. Фидакарь хезмәт ияләрен көнгә 3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәләр. Мисал өчен, Дәвеш бүлекчәсендә яңа технологияләр нигезендә ике көндә генә дә 1600 тонна сенаж салынып, базларны ябып та куйганнар. Авыл өл­кән­нәре дә әлеге эштә актив катнашып, үз­лә­реннән зур өлеш кер­тәләр. Риза Мө­леков, Илдар Сабиров, Кәшифнур Вәлиуллин, Фирдүс Гәрәев, Габделхалик Шәехов, Рөстәм Җамалиев бер­ләшмәгә булыша алуларыннан канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев