Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Медальләр Мәскәүдән кайтты

2010 елның 14-25 октябрендә россиякүләм халык санын алу кампаниясе үткән иде. Бу җаваплы кампания районыбызда эшлекле шартларда, зур хәзерлек белән узды. Халык санын исәпкә алучы 59 кеше үз эшләрен үтә җаваплылык белән башкардылар. Аларның көндәлек мәгълүматлары һәр кичтә Казан һәм Мәскәүгә тапшырылып торды. Ә намуслы хезмәт онытылмый.

Халык санын алучылардан бер төркем райондашлар 29 майда район хакимиятенең актлар залына чакырылдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Г. Мәүлетова халык саны алуда актив катнашкан 30 дан артык райондашка тантаналы шартларда медаль һәм таныклык тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев