Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Һәр көн лаек алар хөрмәткә

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көн бәйрәм буларак 20 елдан артык билгеләп үтелә һәм 10 көн дәвамында өлкән буын өчен махсус төрле чаралар оештырыла. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта да журналистлар тиздән җитәчәк өлкәннәр ункөнлегендә узачак чаралар планы белән таныштылар. Быел да алда - "3нче буын университеты", "Интернет-уку",...

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көн бәйрәм буларак 20 елдан артык билгеләп үтелә һәм 10 көн дәвамында өлкән буын өчен махсус төрле чаралар оештырыла. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта да журналистлар тиздән җитәчәк өлкәннәр ункөнлегендә узачак чаралар планы белән таныштылар. Быел да алда - "3нче буын университеты", "Интернет-уку", "Туган як", "Чиста йорт" һәм башка шундый күләмле акцияләрне оешкан төстә үткәрү бурычлары тора. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел 90 яшьтән арткан Бөек Ватан сугышы ветераннары РФ Президентының шәхсән котлавын алачаклар. Республикакүләм "Балкыш" фестиваленең йомгаклау өлеше дә зурлап үткәрелер дип көтелә.

әрхәмәтле телефон" ярдәмгә килә

ТР Министрлар кабинетында Өлкәннәр ункөнлегенә хәзерлек уңаеннан узган видеоконференциядә әрхәмәтле телефон" хәйрия акциясе турында сүз барды. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белдергәнчә, ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр кулында алар куллана алырлык, ашыгыч хезмәтләр номерлары куелган телефоннар булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день пожилых