Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Һәр көнегез “Йолдыз”лы һәм мәгърифәтле булсын!

Районыбыз тормышын һәрьяклап яктыртучы "Йолдыз" газетасына киләсе елның яртыеллыгы өчен язылу дәвам итә. Җирле басма 80 елдан артык Апас халкына тугры хезмәт итә. Район тормышы, халыкның көнкүреше, хезмәте һәм яшәеше белән үрнәк кешеләр, милли-мәдәни, тарихи кыйммәтләр - барысы да газета укучыларыбыз мәнфәгатен күздә тотып языла. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, кадерле әбүнәчеләребез!...

Районыбыз тормышын һәрьяклап яктыртучы "Йолдыз" газетасына киләсе елның яртыеллыгы өчен язылу дәвам итә. Җирле басма 80 елдан артык Апас халкына тугры хезмәт итә. Район тормышы, халыкның көнкүреше, хезмәте һәм яшәеше белән үрнәк кешеләр, милли-мәдәни, тарихи кыйммәтләр - барысы да газета укучыларыбыз мәнфәгатен күздә тотып языла.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, кадерле әбүнәчеләребез! Бер-беребез белән газета битләре аша күрешеп, фикер алышып, серләшеп, аңлашып яшибез. Безне үзләренең киңәшләре белән сөендереп торучы даими хәбәрчеләребез бар. Алар безгә кыйбладан читкә тайпылырга ирек бирмиләр, һәрчак үтемле киңәшләре белән туры юл күрсәтәләр. "Йолдыз" - апаслылар өчен иң якын газета. Ә без газета укучыларыбызның өметләрен аклар өчен көннән-көн яңалыкка омтылабыз, халык арасында булырга, ешрак очрашырга, бер генә авылны да читләтеп үтмәскә, бер генә хатны да игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз. Газетабызда өлкәннәр өчен дә, урта буын өчен дә, балалар өчен дә мәйдан бар. Киләсе елга газета укучыларыбыз ихтыяжларына җавап бирердәй язмаларга тагын да зуррак игътибар бирергә, өр-яңа рубрикалар ачарга, яңалыкларның оперативлыгын һәм сыйфатын арттырырга уйлыйбыз.

"Йолдыз"га язылырга бары тик 12 көн вакыт калды. "Йолдыз" һәр йортка балкып килеп керер, газета укучыларыбызның саны тагын да артыр дигән өмет белән калабыз. Бер-беребезгә тугры калып, аралашып яшик! Укыгыз, языгыз, язылыгыз!

Рәсемдә: "Йолдыз" газетасы Әниләр көне уңаеннан уздырган "Әнием - бердәнберем" бәйгесендә үзенең "Әнкәй сөлгесе" шигыре белән I урынны яулаган тугры дустыбыз, Түбән Биябашы авылыннан Фәүзия апа Вәлиева. Ул быел да иң беренчеләрдән булып "Йолдыз"га язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдыз