Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Хәерле сәгатьтә булсын!

Без сезгә хәбәр иткәнчә, 2011 ел нәтиҗәләре буенча районыбызның "Зөя" агрофирмасы Россиянең иң нәтиҗәле чөгендер игүчесе булып танылган иде. Иң зур уңыш үстерү, тармакның рентабельлек дәрәҗәсе һ.б. күрсәткечләр буенча ул махсус Кубокка, Дипломга да лаек булды. Лидерлык сәләтләрен агрофирма быел тагын бер кат раслады. Татарстан районнары арасында беренче булып, 11...

Без сезгә хәбәр иткәнчә, 2011 ел нәтиҗәләре буенча районыбызның "Зөя" агрофирмасы Россиянең иң нәтиҗәле чөгендер игүчесе булып танылган иде. Иң зур уңыш үстерү, тармакның рентабельлек дәрәҗәсе һ.б. күрсәткечләр буенча ул махсус Кубокка, Дипломга да лаек булды.

Лидерлык сәләтләрен агрофирма быел тагын бер кат раслады. Татарстан районнары арасында беренче булып, 11 августта Ындырчы бүлекчәсе чөгендер кырында "Ропа" лар быелгы уңышны җыюга керештеләр. "Быел һәр гектар кимендә 350-400 центнер уңыш белән сөендерер дип көтелә, чөгендер басуларында технология бик төгәл үтәлде",-ди агрофирманың баш агрономы Рифат Рәхмәтуллин.

Рәсемдә: Апас чөгендер басуларында инде җиденче сезон эшләүче Фәрит Мингазиев белән ярдәмчесе Алмаз Шәехов былтыр 1000 гектарда татлы тамыр уңышы җыеп алды. Быелгы эш сезонын районда шушы экипаж башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урожай свеклы