Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Тәвәккәл һәм кыюлар юл ярыр

28 февральдә Апас эшмәкәрләренең беренче оештыру конференциясе уздырылды. Аның эшендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов һәм Татарстанның төрле министрлык, ведомство, оешма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар-уку рәвешендә барган өлешендә Казан вәкилләре Апас эшмәкәрләренең күп санлы сорауларына җавап бирделәр, төрле субсидияләр, Грантлар алу тәртибе белән таныштырдылар....

28 февральдә Апас эшмәкәрләренең беренче оештыру конференциясе уздырылды. Аның эшендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов һәм Татарстанның төрле министрлык, ведомство, оешма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар-уку рәвешендә барган өлешендә Казан вәкилләре Апас эшмәкәрләренең күп санлы сорауларына җавап бирделәр, төрле субсидияләр, Грантлар алу тәртибе белән таныштырдылар. Сүз уңаенда, үз бизнес-проектларын уңышлы яклап, районның егермедән артык тәвәккәл эшмәкәре соңгы 3 елда әнә шундый хөкүмәт һәм дәүләт ярдәмен алды.

- Районыбызда урта һәм кече эшмәкәрлек шактый колачлы, - диде үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рамил Сәлахов. - Узган 2011 елда район территориясендә теркәлгән 100 кече һәм урта шәхси предприятие, төрле юнәлештә эшләүче 924 эшмәкәр барлыгы 1500 дән артык кеше өчен эш урыны булдырды. Бу секторда барлыгы 210 миллион сумга якын продукция эшәп чыгарылды һәм халыкка хезмәт күрсәтелде, бу тармакта гомуми товар һәм акча әйләнеше исә ярты миллиард сумнан артык булды, район бюджетына 12 млн. сум төрле салымнар керде.

- Проблемалар да шактый әле. Илкүләм төрле бизнес-проектлар, программаларда күпләп һәм даими катнашу, төрле Грантлар оту һәм аны үз бизнесыңны үстерү, киңәйтүгә тоту район файдасына булыр иде. Димәк, безгә бер үзәк, оештыру сәләте югары булган, район эшмәкәрләренең әйдәп баручы оешмасы кирәк, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

Тәкъдим бертавыштан хупланды. Апас эшмәкәрләренең район оешмасы Советы рәисе итеп районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Фәнис Сафиуллин сайланды. Совет составына тавыш бирүгә җирле эшмәкәрләр Илдус Хәбибуллин, Лилия Зәйнуллина, Әмир Гәрәев, Рушан Мифтахов, Ранис Җамалиев кандидатуралары күрсәтелде һәм расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: предприниматели