Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Тизлек һәм төзлек, көч һәм дәрман ярышларда сынала

Быел "РОСТО-ДОСААФ" оешмасы үзенең 86 "яшьлеген" билгеләп үтәчәк. 3 тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация Маршалы, легендар очучы Александр Покрышкинның тууына быел 100 ел. Менә шушы күренекле даталар уңаеннан Татарстан "ОСТО-ДОСААФ" ирекле җәмәгать оешмасы республикакүләм махсус чаралар үткәрү программасы төзеде. Аның иң беренчеләренең берсе 8 февральдә Апас урта мәктәбенең кече һәм...

Быел "РОСТО-ДОСААФ" оешмасы үзенең 86 "яшьлеген" билгеләп үтәчәк. 3 тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация Маршалы, легендар очучы Александр Покрышкинның тууына быел 100 ел. Менә шушы күренекле даталар уңаеннан Татарстан "ОСТО-ДОСААФ" ирекле җәмәгать оешмасы республикакүләм махсус чаралар үткәрү программасы төзеде. Аның иң беренчеләренең берсе 8 февральдә Апас урта мәктәбенең кече һәм зур спорт залларында оешкан шартларда үткәрелде.

Зональ сайлап алу конкурс-ярышларында без күрше Тәтеш, Буа һәм Яшел Үзән районнарының яшүсмерләр хәрби-патриотик клубларын кабул иттек. Апас мәктәбе клубында шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар белән укытучылар - бертуган Рәмис һәм Равил Гыйззәтовлар, Мәдинә Зыятдинова, Рамилә Вәлиева, команданың баш тренер - остазы Марсель Хикмәтов, район хәрби-патриотик музей җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллин, район хәрби комиссары Илшат Пайурзин үткәргән күнекмәләр нәтиҗәле булды. Апаслылар Тәтешнең махсус кадет интернаты командасын гына алга уздырып, икенче урынга чыктылар. Аерым номинацияләр - хәрби-патриотик викторина, автоматны вакытка сүтеп-җыю, әдәби-музыкаль композиция күрсәтүдә тиңнәр булмады, беренче урыннар безнекеләрдә!

- Бу слет-конкурс шартлары буенча 1-2нче урыннарны бүлешкән хәрби-патриотик клублар 6 мартта Арчада финал ярышларында катнашачак, - дип белдерде хәбәрчебезгә Татарстан "РОСТО-ДОСААФ" оешмасының Апас җирле техник мәктәбе җитәкчесе Илһам Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДОСААФ