Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!

6 июль көнне Олы Бакырчы һәм Чирмешән авылларында гомер итүче, олуг бәйрәмнәре - 90 яшьлекләрен каршы алган Нурҗиһан әби Моталлапова (рәсемдә) белән Фатыйма әби Дәминоваларны истәлекле бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Ил башлыгы исеменнән килгән котлау открыткаларын тапшырып кайттык без.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Р. Әхмәтшин район башлыгы Р. Н. Заһидуллин исеменнән дә котлап, истәлекле бүләк - әбиләрнең иңнәренә затлы ак яулыклар япты. Кайсы гына авылда булсаң да, өлкән буын кешеләренең язмышлары бер-берсенә охшаган. Тормышның ачысын-төчесен татып, бөтен кыенлыкны үз җилкәләрендә күтәреп, борчу-хәсрәтләрне йөрәкләре аша үткәреп бүгенге көнгә килеп җиткәннәр алар. Үзләренә күрсәткән хөрмәттән, җылы сүздән күз яшьләрен тыя алмыйча рәхмәт укыйлар. "Безне искә алулары өчен рәхмәт, ил-көннәребез имин, барыгыз да бәхетле булсагыз иде", - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев