Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Пар җирләрең чистамы?

Районда 1 июньгә барлыгы 6700 гектар чиста пар җирләре исәпләнә. Аларны яңабаштан барлау максатында, махсус комиссия оештырылды. 15 июньдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге комиссия чәчү әйләнеше нигезендә чиста парга калдырылган бу басуларның халәтен тикшереп чыкты.

Комиссия фикеренчә, бу мәйданнарның 1600 гектарлык өлешендә агротехнология таләпләре, бигрәк тә чүп үләннәренә каршы механик һәм агрохимик чаралар комплексы үткәрү эш планы тиешенчә үтәлеп бетми. Җир тиешенчә ял итәргә һәм көч җыярга да тиеш. Чиста пар җирләре белән фәнни нигездә эшләүче аерым хуҗалыклар, "Зөя" агрофирмасы берләшмәләре һәм бүлекчәләре эш үрнәкләре бөтен җирдә дә бер булырга тиеш, дип ассызыкланды. Аеруча, агрофирманың Горбунов исемендәге берләшмәсендә бу мөһим агротехнологик чараларга бик җитди карыйлар. Тата­рстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов күп­тән түгел үт­кән җитди бер киңәшмәдә республикада һәр карыш авыл хуҗалыгы җирләре нәтиҗәле фай­­­даланырга тиеш ди­гән бурыч куйдылар. Җир беркайчан һәм беркайда да кадерсез һәм чын хуҗасыз калырга тиеш тү­гел! Комиссия үз эшен тәмамлагач, иртә өлгергән ае­рым кырларда 20 июль­дән быелгы урак эшләрен башлап җибәрү мөм­кин­леге өйрәнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев