Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Киңәшле эш таркалмый

22 гыйнвар көнне Дәвеш авылы мәдәният йортында ООО СХП "Свияга" агрофирмасы идарәчеләре, бүлекчә җитәкчеләре, зооветбелгечләре, ферма мөдирләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов чыгышыннан күренгәнчә, берләшмә буенча 2012 елда бөртеклеләрдән 63 мең тоннадан артык уңыш алынган, 82358 тонна чөгендер тапшырылган. 17442 тонна сөт савылган, 1806 тонна ит...

22 гыйнвар көнне Дәвеш авылы мәдәният йортында ООО СХП "Свияга" агрофирмасы идарәчеләре, бүлекчә җитәкчеләре, зооветбелгечләре, ферма мөдирләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов чыгышыннан күренгәнчә, берләшмә буенча 2012 елда бөртеклеләрдән 63 мең тоннадан артык уңыш алынган, 82358 тонна чөгендер тапшырылган. 17442 тонна сөт савылган, 1806 тонна ит җитештерелгән. Быелның 1 гыйнварына 14444 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган елның шул чорына караганда 1496 башка күбрәк икән. "Ит токымлы бозаулар алу исәбенә ел ахырына терлекләрне 16 мең башка җиткерүне максат итеп куйдык", - диде ул. Агрофирманың баш экономисты Азат Әхмәдуллин таблицалар ярдәмендә һәр бүлекчә эшен конкрет саннар белән чагыштырып сөйләде. Кемнең ничек эшләгәне экранда ачык чагылып барды. Агрофирма эшчәннәренең киләчәккә планнары зурдан, бер сыердан уртача савымны 4500 кг.га җиткерү, терлекләрдән 750-800 грамм үсеш алу, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 30, шикәр чөгендереннән 350 центнер уңыш алуны бурыч итеп куйды алар. Хисап җыелышында "Ак Барс" Холдинг генераль директоры киңәшчесе Җәүдәт Гафаров, "Ак Барс" Холдингның үсемлекчелек буенча бүлек җитәкчесе Илшат Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин катнаштылар һәм чыгыш ясап теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр. Җыелыш ахырында бер төркем алдынгыларга акчалата премияләр тапшырылды.

Рәсемдә: берләшмә җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм "Ак Барс" Холдинг вәкиле Илшат Шакиров иң яхшы хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән ясалма орлыкландыру технологы Исмәгыйль Садыйковны (Сатламыш), ветеринария табибы Рафил Хәлиловны (Шыгай), ферма мөдире Дилбәр Мифтахованы (Дәүләки) хөрмәтлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жыеннар